Җиләк һәм күз яше
Чиләге белән җиләк сатып торучыларны күрсәм, хәтеремдә бер күренеш яңара. Инде шактый еллар узса да, ул әбинең яңаклары буйлап агып төшкән ике тамчы яше һаман күз алдымда. Ямьле җәйге иртә. Урамнарны әле генә юдырып киткәннәр. Юл читендәге күлдәвектә күгәрченнәр рәхәтләнә - су коеналар. Чәчәк таҗларындагы чык тамчысында - кояш нуры!